Казанда җинаять җаваплылыгы яше кермәгән балалар проблемнарын караучы эшче төркем төзелә

Эшче төркемне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк

Татарстан хөкүмәте каршында яшүсмерләр җинаятьчелеге проблемнары белән шөгыльләнүче эшче төркем төзелде. Бу турыда карарны 23 ноябрьдә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Эшче төркем җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән балаларга карата медиация мәсьәләләрен караячак диелә документта. Эшче төркемне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Төркемгә Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец, тикшерү комитетының Татарстан идарәсенең аеруча мөһим эшләрне караучы өченче бүлек җитәкчесе Айрат Вәлиев тә керәчәк дип яза “Реальное время”.

Медиация — бәхәс һәм ызгышларны мәхкәмәдән тыш җайга салу методикасы.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты статистикасына карый, бер ел эчендә шәһәрдә яшүсмерләр җинаятьчелеге ике тапкыр арткан: 2019 елда 41 шундый җинаять, 2020 елда 92 җинаять теркәлгән.

Русиядә җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, авыр һәм аеруча авыр җинаять кылган бала 14 яшьтән дә хөкем ителергә мөмкин.