Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Әлифба" мультфильмының икенче сезоны чыкты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Максаты - балаларга башкорт телен өйрәтүдә ярдәм итү.

Башкортстанда "Әлифба" мультфильмының икенче сезоны чыкты. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. "Максаты - балаларга башкорт телен өйрәтүдә ярдәм итү", ди ул.

"Әлифба" — кыска гына серияләрдән тора, алар 3-5 яшьлек балаларга каралган. Һәр серияне әзерләүдә сценарий язучылар һәм рәссамнар гына түгел, балалар психологлары, музыкантлар, укытучылар да катнаша.

Бу мультсериал республика фондыннан бүлеп биргән грантка төшерелә. Аны "Башкортстан" киностудиясе ярдәмендә "Муха" студиясе әзерләгән.

Әгәр беренче сезонда Айгөл белән Айтуган балаларны башкорт теле әлифбасы белән таныштырса, икенчесендә саннар һәм вакыт турында сөйлиләр. Барлыгы 60 серия каралган.

Яңа серияләр vk.com/multalifba социаль челтәрендә чыгачак.

  • Элегрәк "Әйдә! Online" проекты да башкорт теле курсы кысаларында 20 дәрес чыгарды.
  • 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, Русиядә башкорт телен 1,1 миллион кеше белә. Соңгы дистә елларда башкорт телендә сөйләшүчеләр саны, барлык башка милли телләрдә сөйләшүчеләр кебек үк, кыскара бара.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG